Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Көчле рухлылар"

     3 декабрь –Халыкара инвалидлар көне, ә 1  декабрьдән 10 декабрьгә кадәр илебездә инвалидлар декадасы уздырыла.  Бу датаны билгеләп үтү максатыннан “Көчле рухлылар” исеме астында Д.Нәгыйм, Р.Нәбиевларның “Бөртекләп җыелган гомер” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе уздырдык.

Кичәдә укучыларны китапның авторлары белән таныштырдык, бу китапның язылу тарихына тукталдык һәм, әлбәттә инде, төп герой Рөстәм Нәбиевның авыр язмышы белән таныштырдык. Кичә өчен презентация һәм “Яралы язмышлар” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.