Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Әни йорты - оҗмахтыр"

     Ноябрь аенда иң җылы бәйрәм – әниләр көне билгеләп үтелә. Без дә әниләрне “Әни йорты – оҗмахтыр” исемле әдәби-музыкаль кичә белән котлап киттек. Әниләргә багышланган җылы котлаулар, изге теләкләр, җырлар, шигырьләр, шул исәптән үзебезнең үзешчән шагыйрьләребезнең шигырьләре, күп яңгырады бәйрәмдә. Казанбаш балалар бакчасына йөрүче балаларның биюләре иң эчкерсезе, иң кызыклысы булгандыр, мөгаен.

Барлык чыгышларда да  әниләргә булган рәхмәт сүзләре, хөрмәт, ярату ярылып ятты.

       Тамаша залында “Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе ясалды.