Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Сызып ак нур белән"

     Арча районы  искиткеч олы шәхесләрне, алтмышка якын каләм остасын  үстергән тарихи төбәк . Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең С. Сөләйманова,  Г. Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче, танылган язучы  Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф  Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне алар белән Казанбаш мәктәбендә очрашу булып узды. Очрашуны китапханәче һәм татар теле укытучысы әзерләделәр. Укучылар белән очрашу вакытында язучылар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.  Гәүһәр Хәсәнова әтисенең иҗади, фәнни мирасын барлап, аны киң җәмәмгатьчелеккә җиткерү өстендә эшли. Ул бу хезмәтләрне туплаганда очраган авырлыклар һәм аңа бу эштә ярдәмгә килүче галимнәр, әтисенең фикердәшләре турында сөйләде. Галимә тәрҗемәче буларак та билгеле, очрашуда ул тәрҗемә китапларының берничәсен мәктәп музеена бүләк итте.

         Бүгенге  көндә В.Нуриев “Казан утлары” журналының  җаваплы сәркатибе булып эшли. Ул укучыларга журналның тарихы, анда басылучы авторлар, ай саен чыгучы бу саллы журналны әзерләү зур хезмәт булуы турында аңлатты. Мәктәп китапханәсенә журналның яңа чыккан саннарын бүләк итте. Күбрәк балалар һәм яшүсмерләр өчен язучы В. Нуриев  укучыларны үзенең әсәрләре белән таныштырды, яшүсмер чорындагы үзе белән булган кызыклы вакыйгалар  һәм  истәлекләр сөйләде.

         Кунаклар алып баручыларның  сорауларына җавап бирделәр, үзләре белән булган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, укучыларга төпле киңәшләрен җиткерделәр. Очрашу укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп, бик күңелле һәм җанлы үтте.