"Сез безгә кирәк әле!"
Һәр елны октябрь аеның беренче декадасы өлкәннәр ункөнлеге буларак билгеләнеп үтелә. Без дә үзебезнең тармакта эшләп ялга киткән хезмәттәшләребезне 4 октябрь көнне кунакка чакырдык. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү - истәлекләрне уртаклашу, киңәшләр тыңлау, яңалыклар белән танышу ике як өчен дә бик файдалы булды.
Ә 5 октябрь көнне авылыбызның барлык өлкәннәре хөрмәтенә "Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын Җирдә өлкәннәр!" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Өлкәннәрне мәдәният хезмәткәрләре һәм Казанбаш, Көтек авыллары хатын-кызлар советы җитәкчесе котлап киттеләр. Бәйрәм кичәсендә матур шигырьләр, җырлар, биюләр, изге теләкләр күп булды.