Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Китап булсын юлдашың"

   Беренче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче аларны китапханә кагыйдәләре, китапларның киштәләрдә урнашу тәртипләре, китап сайлау кагыйдәләре белән таныштырды. Укучылар өчен кызыклы китаплар, яңа китапларны, журналларны туплаган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Шуннан алар үзләренә охшаган китапларны өйгә сайлап алдылар. Икенче өлештә укучылар үзләренең табышмаклар, башваткычлар, кызыклы сорауларның җавапларын табуда көч сынаштылар һәм тагын килергә сүз биреп таралыштылар.