Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мәдәниятле бала- әдәпле бала"

      Башлангыч сыйныф укучыларына быел да  “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.    Бу очрашуда  укучылар Республикабызның тарихи мәдәни байлыклары белән таныштылар, мәдәниятның үз эченә нинди өлкәләр алуы,  китапханәләр, музейлар, театрлар, галереялар, кинотеатрлар турында белделәр (Татарстан белән беррәттән, Арча районында урнашкан мәдәни объектларны да атап киттек).  Шулай ук укучылар Татарстаныбызның билгеле язучылары, рәссамнары турында кыскача гына белешмәләр алдылар. Алар турында тулырак белү өчен укучыларны китапханәләргә чакырдык. Көндәлекне тутыру, сайтка керү кебек үзенчәлекләрне дә искә төшереп киттек.  Ахырдан укуыларга яңа китаплар тәкъдим ителде.