Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Якташларыбыз- безнең горурлык"

  11 сентябрь көнне Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, галимә Гәүһәр Мәһдиеваның туган көнендә,  "Әтием эзләре буйлап" автомарафоны кысаларында Казанбаш авылында кызыклы очрашу үткәрелде. Әтисе шушы авылда укытучы булып эшләгән, үзе дә шушы авылда туган Гәүһәр ханым бүген үзенең җылы истәлекләрен укучыларга җиткерде, әтисенең иҗади мирасын ничек итеп туплавы турында сөйләде, үзенең дә хезмәтләре белән таныштырды. Шулай ук М. Мәһдиевның апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханымның да биографиясендә Казанбаш авылы ят түгел, ул да кызыклы гына фактларны безгә җиткерде. Якташыбыз, Вакыйф Нуриев та Мөхәммәт ага һәм аның әнисе белән булган вакыйгаларны искә төшерде, Гәүһәр ханым белән хәзерге хезмәттәшлеге турында әйтеп китте. Очрашу бик җылы, җанлы, котлауларга бай булды һәм без соңгысы булмасын иде дигән теләктә калабыз.