Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Мин яратам сине, Татарстан!"

30 август – Республика көне уңаеннан авылдашларыбызны ачык һавада кичке әдәби-музыкаль кичәгә чакырдык. Бәйрәм кичендә матур җырлар яңгырады, татар халкының милли уеннары, хәрәкәтле уеннар уйналды, Республиканың үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы викторина сорауларына җаваплар эзләнде. Шулай ук бәйрәм уңаеннан котлаулар, теләкләр яңгырады. Татар халкының кунакчыллыгын истә тотып китап укучыларга кайнар чәй дә тәкъдим ителде.

     Авылдашларыбыз һәм кунаклар  “Күп гасырлар кичкән, чал тарихлы, Данлы илем, үзең бер дастан” исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.