Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Пар канатта гына яшәү көче"

     8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә китапханәбездә күңелле гаилә бәйрәме уздырылды. Кунакка килгән 5 гаилә белән иң элек гаиләнең кеше өчен никадәрле кадерле урын булуы, гаиләләрнең ныклыгын саклау өчен ниләр эшләргә кирәк булуы, гаиләләрнең имин булуы илнең ныклыгын да тәэмин итүе турында әңгәмә кордык. Гаиләләргә “Яшәүнең иң олы мәгънәсе саклауда гаилә тамырын” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим иттек, әлеге бәйрәмнең тарихын әйтеп киттек.  Аннары гаиләләргә уеннар тәкъдим ителде. Алар бергәләшеп “йорт та салдылар”, акча санадылар, гаилә әгъзаларының исем мәгънәләрен дә әйтеп киттеләр, гаилә темасына багышланган мәкальләрне парладылар, сорауларга җавап бирделәр, йозакка туры килә торган ачкыч та эзләделәр, матур сүзләр әйтешүдә дә ярыштылар, мәхәббәт сүзе кергән китап исемнәре дә эзләделәр. Гаилә бәйрәмебез  күңелле үтте.