Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

Сабантуй-2019

   Сабантуй олыларның да балаларның да яратып, көтеп алынган бәйрәме. Милли бәйрәмебез һәр елны бик эчтәлекле һәм күңелле уза.Быел да шулай булды. Авылыбыз үзешчәннәренең дәртле биюләре, матур җырлары, үзешчән шагыйрьләребезнең чыгышлары алкышларга күмелде. Күңелле, мавыктыргыч уеннар, төрле номинациядәге бүләкләр бер кешене дә битараф калдырмады. Бик матур, күңелле үтте бәйрәмебез.