Казанбашская сельская библиотека - филиал № 15

"Инсафлының теле саф"

Тәрбияле бала – һәр әти-әнинең горурлыгы. Балаларны тәрбияләүдә һәрбер әти-әни үз ысулларын куллана. Бу эштә без дә катнашырга тырышабыз. Шул максаттан мәктәпнең җәйге лагерына йөрүче балалар  белән “Инсафлының теле саф” исемле квест –уен уздырдык. Укучылар башта китапханәченең тәрбияле булу кагыйдәләре турында кереш сүзен тыңлап киттеләр. Аннары уен башланды. Китапханәченең әйтеп торуы, шартлы билгеләр ярдәмендә укучылар яшерелгән китапларны табып, алардан бүгенге уенның темасына туры килә торган әсәрләрне кычкырып укыдылар, укылган әсәрләр буенча әңгәмәләр кордык. Шулай ук мәкальләр әйтеш, сорауларга җаваплар табу, иҗекләргә аерылган әйтемнәрне төзү кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Ахырдан яңа китаплар белән таныштылар һәм тәмле бүләкләр алдылар.