"Кулъяулыгың чигешле, чигешләре килешле"
Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре буенча һәр хатын-кыз чигү чигә белергә тиеш. Бигрәк тә кызлар үзләренең уңганлыкларын чигешләре белән исбатлап күрсәткәннәр. Без дә бу йоланы яңартырга уйлап китапханәдә кулъяулык чигү буенча мастер-класс уздырдык. Фәния апа Исхакова кызларны чигү серләренә өйрәтте: рәсем төшерү, чигү төрләре, чәчәк сабакларын чигү, чигешләргә төсләр сайлау ысулларын аңлатып китте. Кызларыбыз бик уңган- дәресне бик җиңел һәм тиз үзләштерделәр. Ахырдан кызларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмә аша алар чигү турында тулырак мәгълүмат ала һәм авылдашларыбызның кул эшләре белән таныша алдылар.