Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Үз ана телем-минем өчен матур,иң матур тел”

          18 февраль  көнне Гөберчәк авыл китапханәсендә "Туган тел" көненә багышлап , телебезгә мәхәббәт тәрбияләү,халкыбызның  бай ,рухи мирасын барлау ,татар теленә кызыксыну  уяту максатыннан ,"Үз ана телем -минем өчен матур,иң матур тел" исемле балалар иртәсе үтте.Китапханәче Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга  туган телебезнең бөеклеген күп  гасырлык тарихы барлыгын,ә матурлыгы аның  халык җырларында ,әдипләребезнең иҗатларында чагылуын әйтте.Балалар иртәсенә балалар шигырьләр .җырлап әзерләп килгәннәр иде.Бергәләп милли уеннар уйнадык,татар халык биюләрен бергәләп башкардык.Салихова Рамия башкаруында "Бишек " җырын балалар аеруча яратып тыңлады.Балалар иртәсе "Туган тел" җыры белән  тәмамланды.Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать калды.