Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

“Җырлары да көрәште, җиңү өчен...”М.Җәлил

   Муса Җәлил -татар шагыйре.Ул татар шагыйре генә түгел-герой шагыйрь.Ул балаларга  һәм олыларга бик күп төрле шигырьләр язган.Аның шигырьләре табигатьне яратырга,туган илне,Ватаныбызны сөяргә,аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.Гөберчәк авыл китапханәсе "Карлыгач" балалар бакчасы белән берлектә Муса Җәлилнең туган көненә карата бәйрәм иртәсе үткәрде.Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы балаларга  шагыйрьнең тормыш юлын:кайда яшәвен,кем тәрбияләвен,балачак елларын,шулай ук сугыштагы батырлыкларын сөйләде.Балалар шагыйрьнең  шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар.Бәйрәм ахырында Муса Җәлилнең "Карак песи " шигырен сәхнәләштерделәр. Рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Балаларның иртәсе тәрбиви һәм эчтәлекле булды.