Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Супер-әби".

Сикертән мәдәният йортында "Супер- әби" -район бәйгесе булып узды.Бәйгедә җирлегебезнең 4 әбие һәм аның гаиләсе катнашты.Бәйге 3 этаптан торды.Катнашучылар һәрберсе дә әлеге исемгә лаек.Бәйгедә катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез.Беренче урынга Гөберчәк-Курса-Почмак,икенче урынга Сикертән -Сеҗе авылыннан килгән катнашучылар лаек булды.Китапханәче ЗариповаГөлфирә Зөфәр кызы катнашучы әбиләрнең гаиләләренә багышлап презентация төзеде һәм тамашачыга тәкъдим итте.