Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Ленинград блокадасы тарихның Онытылмас билгесе".

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград  блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын  да күрсәтте.Ленинградның батыр халкы,3 ел буена дошман чолганышында калып , ачлыкны,ялангачлыкны,ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде.Ләкин,бирешмәде.Бу көн уңаеннан китапханәче Зарипова Г.З. Сикертән мәктәбендә хәтер сәгате уздырды. Чарада катнашкан  укучыларыбыз тарих битләренә күз салып ,дәһшәтле сугыш еллары,900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы мәхшәрен сүрәтләгән  язмалар белән таныштылар , презентация карадылар.