Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Гомер үтә диеп сүрелмә

Әлеге кичә 38 ел гомерен мәдәният тормышына багышлаган хезмәттәшебез Равия Әкрәм кызы хөрмәтенә багышланды.Кичә котлаулар,җыр-бию белән үрелеп барды. Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы юбилярның тормыш һәм иҗатына багышлап презентация төзеп тамашачыга тәкъдим итте.Равия апай җитәкләгән бию коллективы чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.Ул үз эшенә бирелгән тынгысыз,намуслы,оста оештыручы да ул.Һәр эшчәнлеге,активлыгы,иҗади эзләнүе заман сулышы белән бергә үрелеп бара.Әле киләчәктә дә  бик күп еллар аңа шушы сәнгать учагында зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләргә насыйп булсын иде дип кичәбезне тәмамладык.