"Коррупциягә юл куймыйк".
Максаты:"Коррупция","Ришвәт" сүзләренең мәгънәсен ачу; тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү;укучыларда коррупөиягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү.
Китапханәче Зарипова Гөлфирә Зөфәр кызы нәрсә ул коррупция ,ришвәт,ул тормышыбызга кайчан үтеп кергән,безгәнинди зыян китерә,аның белән ничек көрәшергә икәнлеге турында сөйләде.Ришвәт -билгеле бер максатларга ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелгән акча яки әйбер.Белешмә сәгате уен формасында узды.Мәкаль һәм табышмакларга җавап бирделәр.