Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Ут дус та,дошман да.

 Максат:укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел,саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын"Янгын-зур фаҗига" икәнен хикәяләр, шигырь,мәкальләр аша төшендерү,анализлау;ут һәм көнкүреш приборлары белән сак,дөрес эш итәргә өйрәтү.

Китапханәче:Ни өчен ут дус диелгән?ут җылылык,яктылык бирә.Ут ярдәмендә ашарга пешерәбез,телевизор карыйбыз һ.б.Әйе бүгенге көндә  дөньяны утсыз,газсыз күз алдына китерү мөмкин түгел.Өйләрдә җылы,рәхәт.Чыннан да ут безнең дустыбыз дип әйтә алабыз,чөнки ул безгә бик нык булыша.Бер-берең белән дус,тату яшәгәндә генә зур эшләр башкарып була,шул вакытта гына бәхетле булырга мөмкин.Р.Мингалимовның "Дусларың гына булсын" шигыре укыла.

Айнур Назыйпович үзенең эчтәлекле чыгышында шырпы белән уйнауның,ут белән саксыз эш итүнең нинди аянычлы хәлгә китерүе,янгын булган очракта иң беренче нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты,төрле уеннар уйнатылды.Очрашудан укучылар үзләренә бик кирәкле күп мәгълүматлар алдылар.