Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Мин Шәвәли шук малай"

 Шагыйръ дигәч тә, ...аңа килү юллары җиңел булмаган Шәүкәт аганың.Балачагы сугыш елларына туры килгән Шәүкәт абыйга колхозда эшләргә дә, бригадир ярдәмчесе,учетчик,урман кисүчеләр бригадиры,хәтта бухгалтер булырга да туры килә.Ләкин күңел түрендә ул чакта ук "әдәбият корты"оялагандыр инде,урман кисү эшеннән ул үзенең "Моң"дигән беренче  шигырен язып кайта.Иҗат юлы аны Кайбыч районы газетасына алып килә.Республика матбугаты белән дә язышып тора.Һәм ...талантлы егетне "Чаян" журналына чакырып алалар!

Гөберчәк авыл китапханәсе балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иҗатына багышлап "Мин Шәвәли шук малай" исемле балалар иртәсе үткәрде.Китапханәче:тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.Укучылар шигырьләрен сөйләделәр.Презентация карадык.Балалар иртәсеннән укучылар үзләренә күп кенә кирәкле мәгълүмат алдылар.