Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Тукай иленә сәяхәт"

 21 апрель көнне Гөберчәк авыл китапханәсе " Тукай дөнясына сәяхәт" дигән баш астында уздырылучы беренче Бөтендөня акциясендә катнашты. Китапханәче " Карлыгач" балалар бакчасында, Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә укучы балалар белән очрашты.

 Алар Габдулланың ятимлектә үткән балачагы турында мәгълүмат алдылар һәм " Шүрәле" , Су анасы, Эш беткәч уйнарга ярый", " Бала белән күбәләк" әсәрләре белән якыннан таныштылар.Әлеге әсәрләрне алар үзләре дә уйнап күрсәттеләр. Соңыннан балалар бу әсәр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаен, бу очрашу нәниләр күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр.