Балалар иртәсе."“Туган телләр була бер генә , туган телнең кадерен бел генә".
Максаты: укучыларда туган телгә,татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту;белемнәрен тирәнәйтү,иҗади сәләтләрен үстерү;милли үзаң,милли горурлык хисләре тәрбияләү,халкыбызның мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.
Укучылар туган тел-татар теленә багышлап язылган шигырьләр сөйләделәр, туган илгә, туган якка багышланган җырлар башкардылар,халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен, табышмакларын әйттеләр.
"Телең белән ачыла халкым,чишмәдәй саф күңелең"-китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды."Туган тел-күңел көзгесе" исемле презинтация каралды.Кичә татар халкының гимны "Туган тел" җыры белән тәмамланды.