Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Дөньяда иң матур тел,ул минем туган телем!"Әдәби сәгать.

 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Халыкара туган тел көне 2000 нче елның 21 нче февраленнән ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителде.Татар теле - безнең мили телебез.Без шушы телдә сөйләшеп аңлашабыз,белем һәм тәҗрибә туплыйбыз.Шуңа күрә без туган телебезне яратабыз,аны бик яхшы белергә, әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз.