"Ир солтаны"
Авыл җирлекләре арасында "Ир солтаны"-2017 район бәйгесе үткәрелде.Бәйгедә яшьләргә үрнәк булырлык,яхшы хезмәт күнекмәләре алган,тырыш,эш сөючән,ярдәмчел,тату гаиләләребез ир солтаннары көч сынашты.Бәйге 3 бүлектән торды.
1)Танышу.
2)Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
3)"Күңел сандыгыңны ач әле".
Ир солтаннары бәйгегә бик тырышып хәзерләнгәннәр иде.Бәйгедән һәркем канәгатъ калды.