Бәйге " Китаплы гаилә - белемле гаилә "
" Гаилә елы " уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан " Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә " исемле иҗади бәйге игълан иткән иде.
Гөберчәк авыл китапханәсе данын яклап , Гөберчәк авылыннан Әсхадуллиннар гаиләсе бик матур чыгыш ясадылар һәм " Китаплы гаилә" номинациясендә җиңүче булдылар.Чын күңелемнән сезне шушы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм олы рәхмәтемне җиткерәм.