"Гаилә - бәхет ачкычы ".Китап күргәзмәсе - күзәтү.
Гөберчәк авыл китапханәсендә ,2024 нче ел - Россиядә гаилә елы буларак " Гаилә бәхет ачкычы " исемле китап күргәзмәсе төзелде.Төрле гаилә ,балалар тәрбияләү проблемалары , сәламәт яшәү рәвеше, актив гаилә ялы турында мәгъллүмат күргәзмәлектә урын урын алды. Гаилә ул - һәркем өчен дә иң изге төшенчәләрнең берсе.Чөнки гаиләдә иминлек, татулык булса - кәеф күтәренке ,энергияң ташып тора ,һәрбер эшләгән эшеңә күңел ята. Димәк , гаилә бәхете ул - бәрәкәтле тормышның асылы.Гаилә - ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела.Гаилә никадәр нык булса , аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш.Күргәзмәнең "Татар халкының гаилә йолалары" бүлегендә төрле йолалар ,уеннар ,гореф-гадәтләр турындагы материаллар куелды.Күргәзмә киң катлау укучылар өчен төзелде.Күргәзмә киң катлау укучылар өчен төзелде.