Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

" Җылы безнең гаилә учагы ".Очрашу кичәсе.

 Китапханәдә  " Җылы безнең гаилә учагы " дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.Бу кичәнең кунаклары Шаммил һәм Рәйсә Әсхадуллиннар гаиләсе.Әлеге гаилә 26 ел бергә тату гомер кичерәләр , 5 балага гомер биргәннәр.Очрашу кичәсе матур җырлар ,шигырьләр , төрле биремнәр , уеннар белән үрелеп барылды.Һәр кешенең кайтып сыенырлык җылы гаилә учагы булырга тиеш."Гаилә - бәхет ачкычы " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Әйе,Әсхадуллиннар гаиләсе туган як җылысын саклап,туган нигезләрендә гомер итәләр.Бу гаиләдә туганлык җепләре өзелмәгән ,күмәкләшеп бәйрәмнәрне үткәрү күркәм күренеш аларда.