Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Тату гаиләдә батыр уллар,матур кызлар үсә" Әдәби сәгать

 "Тату гаиләдә батыр уллар,матур кызлар үсә" исемле әдәби сәгать  үткәрелде.Гаилә ул -Алаһыдан бирелгән бер нигьмәт,иң зур бәхет шушы нигьмәткә ия булып- ана булуда ,- ди дүрт бала үстерүче Фәридә ханым.Сикертән авылында яшәүче Фәридә һәм Рамил Гобәевлар гаилә дигән төшенчәнең кадерен белеп,җылы учакны саклап,яклап үзләренә хас күркәмкыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче  үрнәк гаилә.Әлеге гаиләдә батыр уллар ,матур кызлар үсә ,алар инде ике оныкка яраткан дәү әни дәү әти дә.

Бүгенгесе көндә Рәмис уллары махсус хәрби хезмәттән ялга кайткан вакытларында аларның гаиләләре белән аралашып,фикер алышырга ходай насыйп итте.