Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

" Милли ризыклар- табын күрке ".Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар.

 Китапханәдә " Милли ризыклар -табын күрке " дип аталган әдәби кафе үткәрелде. Татар хатын- кызлары электән милли ризыкларны яратып , оста итеп пешергәннәр.Милли ризыкларыбызны замана балалары да,һәркайсыбыз  яратып ашыйбыз.Кичәгә "Ак калфак " оешмасына йөрүчеләр чакырылды.Барысы 10 кеше катнашты.Китапханәче татар халкының милли ризыкларының тарихлары белән таныштырды.Татар халкы үз милли ашларына бик бай,һәм бөтен дөняга  үз ризыклары белән мәшһүр."Милли ризыклар-табын күрке " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Китапханәче оештырган кызыклы уеннар уйнатылды,тизәйткечләр әйтелде, табышмаклар чишелде,җырлар башкарылды.

Пешерү остасы Рәзимә апай кош теле пешерү буенча мастер - класс үткәрелде.  Һәркем өчен файдалы очрашу булды.