Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Кошлар юлда...Син әзерме?"

 Яз ел фасылының иң матур чоры,иң күңеллесе.Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча ,яз әле,яз була алмый.Китапханәдә балалар өчен кошлар көненә экологик сәгать үткәрелде.Балалар ике командага бүленеп төрле  кошларга багышланган  сорауларга җавап бирделәр.Чара барышында китапханәче укучыларга кошларның нинди файда китерүләре турында сөйләде.Әсәрләрдән өзекләр укылды.Чарадан укучылар канәгать калды. Чарабызны кошларга ярдәм итик,аларсызбит дөньяның бер чите китек ,аларны саклыйк,оялар ясыйк диеп чарабызны тәмамладык.