Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Милләтемнең күңел бизәкләре"

                                                 "Милләтемнең күңел бизәкләре"

                          Әдәби кичә

Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк,дигән төшенчә бар.Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халкымның туган теле,үз ана теле сакланган очракта гына милли йөзе ,гореф-гадәтләр,йолалар саклана.

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан китапханәдә "Милләтемнең күңел бизәкләре"исемле әдәби кичә үткәрелде.Балаларга туган тел,милли бәйрәмнәр турында сөйләнелде.Балаларга әби-бабаларыбыз уйнаган "йөзек салыш" уены уйнатылды.Әйе,һәрбер кеше үз халкының  үткәнен,бабайларның ничек көн иткәнен,йолаларын белергә тиеш.