Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Ерагая барган саен,якыная гына барасың "

"Ерагая барган саен,якыная гына барасың" . Олуг язучыбыз М.Мәһдиевка багышлап  әдәби кичә үткәрелде.Язучыга багышлап күргәзмәләр эшләнелде һәм укучыга тәкъдим ителде.Кичә киң катлам укучылар өчен үткәрелде. Язучыга багышланган презентация каралды,видеоязма күрсәтелде,әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде.Һәр кеше үзеннән соң якты эз калдырырга тиештер.Мөхәммәт абый да шулай үзеннән соң бай мирас калдырды.Матур яшәгән Мөхәммәт абый,көчен кызганмыйча яшәгән.Әдәби кичәдән һәркем канәгатъ калды, үзләренә язучы турында бай мәгълүмат тупладылар.