Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Әнием-күз нурым!"

 Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче,елмаюы белән иркәләүче,җылы карашлары белән назлаучы әниләребез.Әни,ана-бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз,өйрәк җылысын саклыйлар.Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара,ишеткән сан дөнья ямләнә.Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын ,иң кадерле кешесе."Карлыгач" балалар бакчасында "Әнием -күз нурым!" балалар иртәсе булып үтте.Кичә дәверендә балалар белән әниләргә багышлап шигырьләр ,әкиятләр укуыдык.Биредә балалар аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны,аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде.Кичә үтте,ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләр дә озакка сакланачак әле.