"Дини тәрбия-әдәб әхлак нигезе"
Дини тәрбия -әдәб әхлак нигезе
Тематик кичә
Китапханәче:Балалар безнең киләчәбез.Аларга нинди тәрбия бирсәк,нинди гамәлләргә өйрәтсәк,халкыбызның киләчәге шундый булыр.Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе зур роль уйный .Шул уңайдан китапханәдә "Дини тәрбия-әдәб әхлак нигезе"исемле чара үткәрелде.Чараның максаты:әдәб,әхлак сыйфатлары турында укучыларга җиткерү.Укучылар белән очрашуга авылыбызның мөхтәрәм кешесе Әлфия апа Мөсәгыйтова килде.Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра.Балаларыбыз рухи яктан бай,ныклы иманлы,әхлаклы булып үссеннәр.