Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Җәүһәрләрне барлый "Ак калфак" Тарихи-музыкаль кичә

Гөберчәк авыл китапханәсендә Җәүһәрләрне барлый"Ак калфак" исемле тарихи-музыкаль кичә үтте.Кичәдә татар халкының гореф-гадәтләре,милли киемнәре турында сөйләнелде.Кичә татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту,онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.Г.Камал исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбенең әдәбият һәм технология укытучысы Шаймарданова Алия мастер-класс үткәрде.Чиккән сөлгеләр безнең тарихыбызның күркәм истәлеге.Без аларның бизәкләрен йөрәкләребезгә сеңдереп калыйк.Халкыбызның җәүһәрләре күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчсен.