Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Аларга карап сокланмый мөмкин түгел!"

 Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк.Шәфкатьле булу-күркәм гадәтләрнең башы,әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм,минем белән килешерсез диеп уйлыйм.Чөнки бары тик михербанлы бала гына күркәм гадәтләргә ия була,бәхетле,тәүфыйклы ,мәрхәмәтле,кешелекле була ала.Шул уңайдан мәктәп укучылары белән мөмкинлекләре чикле булган Мәүлия апаларда кунакта булдык.Мин үз чиратымда китапханәче буларак яңа газеталар белән таныштырдым.Мәүлия апа үзенең истәлекләре белән уртаклашты.Очрашу һәркемнең күңелендә уелып калды.