Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

"Татар халык ашлары-табын күрке"

  Гөберчәк авыл китапханәсендә "Ак калфак"лылар кабат очрашты."Ак калфак"лыларның иң ак актив вәкиле 1 нче категорияле пешекче Шәвәлиева Энҗе Рафис кызы "Кош теле","Урама" пешерү серләре белән уртаклашты."Татар халык ашлары-табын күрке" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.Кичәне ямьләп татар халык җырлары башкарылды.Кичәдән һәркем үзенә эмоцияләр,төрле белемнәр алып кайтып китте.Халкыбызның гореф-гадәтләрен,аш-су серләрен без яшьләргә өйрәтергә бурычлы.Кичә киң катлам укучылар өчен оештырылды.