Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

“Көзләр җитте диеп моңсуланмагыз, Кояш кебек янып яшәгез!”

Гөберчәк авыл китапханәсе өлкәннәр хөрмәтенә "Көзләр җитте диеп моңсуланмагыз,Кояш кебек янып яшәгез! исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Китапханәче  кичәне оештырды һәм алып барды."Гомер көзләре нурлы булсын !" исемле күргәзмәгә күзәтү ясады һәм яңа китаплар ,газета-журналлар белән таныштырды.Кичә котлаулар ,җыр һәм матур шигырьләр сөйләү белән чиратлашып барды.Әлеге бәйрәм өлкәннәребез күңелендә озак сакланыр әле.