Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Җирне кояш,кешене хезмәт бизи .

Тәрбия сәгатенең икенче өлешендә һәркем өчен дә кирәкле булган  пешекче һөнәре турында да фикер алыштык.Очрашуга 1 нче категоияле пешекче Шәвәлиева Энҗе Рафис кызы чакырылган иде.Укучыларга татар халык ашлары ,этикет кагыйдәләре турында сөйләде һәм мастер -класс үткәрде.Мастер- класста токмач  басу һәм кисү өлешләре күрсәтелде."Татар халык ашлары -табын күрке" исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.Һөнәрләр күп,бик күп.Күңелең теләгәнен сайлап алып,тормышта үз урыныңны табып ,намуслы хезмәт белән куанып,башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.