Губурчакская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

" Җиңүчегә булсын бүләгем!" Бүләк җыю

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре алдан башлана. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә.

Очрашу кичәсе."Туган ягыбыз горурлыгы ".

Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз туган ягыбызга вакытлыча ялга кайткач көннәрен заяга уздырмый. Батырларыбыз кая гына барсалар да көтеп алынган кунак.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” . Акция

Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады.

Җиңү килде, җирне нурга күмеп ".Тематик кичә

аксат: Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Тәрбия бурычлары: . Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Бәйге " Китаплы гаилә - белемле гаилә "

Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.Ата-аналарның һәм балаларның игътибарын китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксындыруны арттыру....

"Ярдәм янәшә!"

Маскировкалы сеткаларның махсус операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, сеткалар үрү эшенә алындылар.

"Гаилә - бәхет ачкычы ".Китап күргәзмәсе - күзәтү.

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.

"Туган телем - күңел көзгем ".Балалар иртәсе.

илгеле булуынча, туган телләр безнең матди һәм рухи кыйммәтләребезне саклаучы һәм үстерүче иң көчле инструмент булып санала. ЮНЕСКО оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарындагы 6 меңгә якын телнең 40 процентына диярлек алдагы унъеллыкта юкка чыгу куркынычы яный.

«Бүләк ителгән китаплар»Акция.

Китаплар бүләк итәргә һәм башкаларны китап укырга өндәргә теләүчеләрнең үз бәйрәме бар. Бу — 14нче февраль көне.Ул әле заманча бәйрәм булып санала. Халыкара китап бүләк итү көне бары тик 2012 елдан бирле дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелеп килә. Әлеге үзенчәлекле көнне берничә дистә ил, шул ук исәптән Россия дә, билгеләп үтә.

" Җылы безнең гаилә учагы ".Очрашу кичәсе.

Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була.

" Ленинград-герой- шәһәр " Батырлык сәгате.

Ленинградның 900 көнлек оборонасы — Бөек Ватан сугышы тарихында иң героик сәхи-фәләрнең берсе. Безнең гаскәр-ләр һәм шәһәрнең халык ополчениесе фашист армияләренең “Төньяк” дип аталган төркеме һөҗүмен туктатып тора алган. Дошман гаскәрләре саны безнекеләрдән өч тапкыр артык булган.

"Театр яктылыкка ,нурга илтә" .Китап күргәзмәсе..

Г.Камал — милли журналистикага һәм татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе. 1880 елларда — «Госмания» һәм «Халидия», 1890 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый, бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә башлангыч белем ала.

" Милли ризыклар- табын күрке ".Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар.

Мастер -класс.Максаты: Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчылыгы турында искә төшерү. Татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган.