Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Мәңгелек ут яна мәйданнарда,батырларга укый мәдхия!

     Һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Бу - гадәти булмаган бәйрәм, чөнки яу кырында ятып калганнарны, инде һәлак булган ветераннарны искә алабыз, бүгенге көндә исән-сау булганнарны хөрмәтлибез. Митингта тыл ветераннары, авыл кешеләре, укытучылар, укучылар катнашты. Митингта сугыш чоры җырлары яңгырады, шигырьләр укылды. Яуда һәлак булганнар истәлегенә венок куелып, аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Авыл буенча сугышта катнашкан геройларыбызга багышланган “Үлемсез полк” үтте. Соңыннан ветераннар белән истәлеккә бергә агач үсентеләре утырттык.