Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Балаларга сугыш турында укыйбыз -2019

     Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле Х Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур. Шуңа күрә безнең китапханә дә бу акциядә бик теләп катнаша.

     Акция үткәрү вакытында уку өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» һәм Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» әсәрләре, ә мәктәп укучылары өчен татар язучысы Әмирхан Еникинең «Бала», Сергей Алексеевның «Дом» хикәяләре сайлап алынды. Минем уйлавымча, бу әсәрләр балаларга Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның фидакарьлеген дә, патриотизмын да, нинди авырлыкларны зарланмыйча күтәргәнен дә ачык сүрәтли.