Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Изгелекнең иң зурысы, хезмәт итү Ватанга!

   

    Бөек Ватан сугышы чорында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның, сугыш чоры балаларының да авылыбызда  саны елдан-ел кими бара. Алар көнне төнгә ялгап, «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен» дип эшләгәннәр, барлык авырлыкларга түзгәннәр, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайтканнар. Бөек Җиңүне бәйрәме алдыннан аларны очрашу кичәсенә чакырдык. Аларга багышлап матур җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Ветераннарыбыз үзләренең истәлекләре белән уртаклашты.үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, котлаулар кабул иттеләр.