Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сыерчыклар ел да килә...

    Май аенда прозаик һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тууына 80 ел була. Фаил Шәфигуллин татар әдәбиятының барлык тармакларында да иҗат итте, тормыш юлы кыска булса да, ул үзеннән соң бик бай әдәби мирас калдырган язучы ул. Аның иҗатына багышлап китапханәдә әдәби кичә үтте. Язучының биографиясе белән таныштык, әсәрләрен укыдык.