Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Космонавт буласым килә!

     12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Шу уңайдан балалар бакчасына йөрүчеләр өчен космоска багышланган әнгәмә үткәрелде, Балалар беренче космоска очучы кешене - Юрий Гагаринны искә алдылар, кояш системасы, космик корабльләр, планеталар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.