Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Горурланып туган җирең белән, Ил табынын яшә арттырып!

      23 март көнне китапханә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен специалист көне уздырды. Бу көнне китапханәгә авыл хуҗалыгында эшләүче төрле профессия вәкилләре, шулай ук мәктәп укучылары, авыл халкы чакырылды. Катнашучылар өчен шушы темага күргәзмә төзелеп, обзор ясалды. Өлкән класс укучылары өчен «Кем булырга – нинди булырга?» исеме астында папка- досье тәкъдим ителде. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы ветераннары, шулай ук хәзерге вакытта авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүчеләр  белән  бик җылы очрашу узды. Алар сәхнәдә үзләренең профессияләре турында сөйләп, тамашачыларны, өлкән класс укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.