Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Нәүрүз Мөбәрәкбад!!

    Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Быел да, традиция буенча бу көнне бәйрәм иттек. Балалар белән бергә өйләргә йөреп Нәүрүз боткасына ярма җыйнап, авылдашларны бәйрәмгә чакырдык. Бу көнне бәйрәмгә килгән һәркем тәмле ботка белән кайнар коймактан авыз итте, кызыклы уеннарда катнашты. Соңыннан исә изге теләкләр теләп, карачкыны яндырдык.