Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа!

    6 март көнне китапханә «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнашты. Акциягә әзерлек чорында балаларны  А.Алиш премиясе лауреатларының иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларыннан күргәзмә төзеп тәкъдим ителде. Балаларга А. Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән танышу уздырылды.

    Балалар лауреат язучыларның әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.