Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Чигәм асыл җепләр белән...

    Китапханәдә балаларга чигү серләрен өйрәтү буенча мастер –класс үткәрелде. Хәзерге көндә дә чигү үзенең популярлыгын югалтмый, киресенчә, актуальләшә генә бара. Оешмалар барлыкка килә, шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен башлыйлар, аерым шәхесләр чигү эше белән шөгыльләнәләр.

    Мастер-классны Илсия Сәмигуллина үткәрде. Башта аның чигүләрен карадык. Алар күз явын алырлык. Илсия апалары балаларны  чигү серләре белән таныштырды. Соңыннан кулъяулыклар кисеп, бизәкләр төшереп, чигеп карадык.