Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Өлкәннәр белән сөйләшергә өйрәнәбез.

    Балаларны әдәпле сөйләшергә, ата-ананы, төрле яшьтәге кешеләрне дә хөрмәт итәргә өйрәтү бик мөһим. Балаларны җәмгыять урыннарында тотанаклы булырга, кешенең игътибарын үзеңә артык җәлеп итмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, тәртип һәм чисталык сакларга өйрәтергә кирәк.

    Балалар белән шушы турыда сөйләштек, Абдулла Алишның тәрбияви әкиятләре буенча мультфильмнар карадык.